Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Быел Казанда 430 ишегалды төзекләндереләчәк

Быел Казанда 430 ишегалдын төзекләндерү көтелә. Бу эшләр өчен 1 млрд сум акча юнәледерелә. Бу хакта Казан шәһәре Думасының 24 нче сессиясендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.“Әле күптән түгел генә...

Быел Казанда 430 ишегалдын төзекләндерү көтелә. Бу эшләр өчен 1 млрд сум акча юнәледерелә. Бу хакта Казан шәһәре Думасының 24 нче сессиясендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
“Әле күптән түгел генә бу проблема хәл итеп булмаслык кебек иде. Республика ярдәме белән, 2011 елдан Казанда ишегалларын төзекләндерү башланды”, - диде Метшин.
Ул былтыр 1 млрд сум акча бүлеп бирелгәнен, аңа 340 ишегалдына һәм кварталлар эчендәге 46 юлга ремонт ясалганын әйтте. Быел исә, башкалада 430 ишегалдын төзекләндерү көтелә. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, Казандагы ишегалды территорияләренең 60 проценты инде төзекләндерелгән. 296 ишегалдында балалар уен мәйданчыклары, спорт инвентаре, өлкәннәр өчен ял зоналары, чәчәклекләр барлыкка килгән. Илсур Метшин быел ишегалларын төзекләндерү, ямьләндерү эше былтыргыга караганда да киңрәк колач җәячәген әйтте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан ишегалларын капиталь ремонтлау программасы дәвам иттереләчәген билгеләп узды. Ул, территорияләрне ямьләндерүгә идарәче компанияләрне җәлеп итү кирәк, дип саный. “Бу эшләрне башкарганда, торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативларының да катнашуы мөһим. Территориягә сакчыл мөнәсәбәт булсын өчен, идарәче компанияләрне, эшмәкәрләрне җәлеп итү зарур. Ишегалды территорияләрен тәртиптә тоту буенча инициативагыз мөһим. Бу дөрес инициатива, без аны хуплыйбыз һәм ярдәм итәчәкбез. Тагын 1255 ишегалдына ремонт кирәк. 400 әр ишегалдын ремонтлап барсак та, тагын, ким дигәндә, 3 ел кирәк. Бу программаны дәвам иттерәчәкбез”, - диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов быел Татарстанда 38 программа гамәлгә ашырылуын, аларның күпчелеге Казанга да кагылышлы булуын билгеләп үтте. “Шәһәрдә бик күп эш башкарылган. Кайбер әйберләргә без моңарчы тыныч карадык. Каядыр нәрсәдер үзгәргәч, кешеләрнең таләпләре, теләкләре дә үзгәрде. Кешеләр бар җирдә дә яхшы, матур булуын тели”, - ди Президент.
Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләрен күрсәтү сыйфатына да игътибарлы булырга кушты. Халыктан шушы темага 5 мең 234 мөрәҗәгать теркәлгәнен әйтте. “Халык ул таләп итә, һәм күп очракта аларның бу таләпләре нигезле. Ай саен бу мөрәҗәгатьләргә анализ ясалырга, тиешле чаралар күрелергә тиеш. Инвестицияләр кертү кирәк булган системалы проблемалар да бар”, - ди республика җитәкчесе.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера