Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Быел Казанда яңа юл билгесе төшерелгән урамнар саны дүрт тапкырга артачак

Казанда асфальтка юл билгеләре төшерү эше бара. Хәзерге вакытта 60 мең квадрат метр юл билгесе төшерелгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасар...

Казанда асфальтка юл билгеләре төшерү эше бара. Хәзерге вакытта 60 мең квадрат метр юл билгесе төшерелгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта эш Островский, Вишневский, Тихомирнов, Татарстан урамнарында, шулай ук Универсиада проспектында алып барыла. Кичә юл билгеләрен Сул як Болак һәм Уң як Болак урамнарына сала башладылар.
Юл билгеләре Ленин дамбасында, Кремль, Лобачевский, К.Маркс, Дзержинский, Ташаяк, Япеев, Федосеев, Чернышевский, Касаткин, Бондаренко, Пушкин, Арбузов, Ирек мәйданы, Оренбург тракты, Павлюхин урамнарында, шулай ук Ярминкә, 1 май һәм Совет мәйданнарында сызылган.
"Юл билгесе 404 урам һәм мәйданда төшереләчәк. Аларның гомуми озынлыгы – 1797 чакрым. Билге төшерү мәйданы 265 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, ә башкарылачак эшнең гомуми суммасы 193,2 миллион сум", – дип белдерде Артем Чукин һәм эшләрне июнь аенда төгәлләргә ниятләүләре турында әйтте.
Юлга билгеләр сызу өчен пластик материал (термопластик, салкын пластик) һәм буяу кулланыла. Эш механика ярдәмендә дә, кулдан да башкарыла.
Министр урынбасары билгеләп узганча, узган елда гына 90 урамда юл билгеләре термопластик белән төшерелгән. Ул чакта эшләр 100 миллион сумга төшкән.
"Главтатдортранс" оешмасыннан эшне башкаручы Дамир Гомәров сөйләвенчә, бу яңа технология Татарстанда инде якынча биш ел кулланыла.
"Мондый билгеләр бер елга җитә. Ә буяулар бер сезонлык кына, чөнки аны кышын юлга сибелүче реагентлар "ашый", – дип ассызыклады ул.
"Термопластик юл катламына махсус техника ярдәмендә төшерелә. Ул катнашманы 210 градуста эретеп, аннан экструдер аша суытып, асфальтка сала", – дип хәбәр итте юл эшчесе.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: