Быел республикада 2 миллион 403 мең квадрат метр торак төзү күздә тотыла
Быел Татарстанда торак төзелеше программасы буенча 2 миллион 403 мең квадрат метр торак сафка бастыру күздә тотыла. Бу – узган елдагыга (2 миллион 408,1 мең квадрат метр) караганда берникадәр азрак. Т...
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, быел Дәүләт торак фонды программасы буенча 9 мең 711 фатирлы (гомуми мәйданы – 527 мең квадрат метр) 87 йорт төзү күздә тотыла. Күпфатирлы инвестицион торак төзелеше программасы кысаларында – 17 мең 297 фатирлы (871,3 мең квадрат метр) 120 йорт, азкатлы торак төзелеше буенча 1 миллион 4,7 мең квадрат метр торак сафка бастырылачак.
Министр хәбәр иткәнчә, узган елда торак төзелеше һәм капиталь ремонт программалары тулысынча үтәлгән.
«Татар-информ»
Добавить комментарий