Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Быел Татарстанда 121,3 миллион сумга 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ремонтланды

2018 елда Татарстан Республикасында 34 социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау учреждениесе ремонтланды, бу эшләргә 121,3 миллион сум акча тотылды, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ минис...

2018 елда Татарстан Республикасында 34 социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау учреждениесе ремонтланды, бу эшләргә 121,3 миллион сум акча тотылды, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте.
Капиталь ремонт 11 интернат-йортта, 5 психоневрология интернатында, 8 балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һәм 3 балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта үткәрелде.
Моннан тыш, балигъ булмаганнар өчен социаль приют, инвалидларны тернәкләндерү үзәге, халыкка социаль хезмәт күрсәтүче комплекслы үзәк, яшәү урыны һәм эше булмаган кешеләр өчен социаль адаптация үзәге, инвалидларны социаль тернәкләндерү республика үзәге, республика матди ярдәм үзәге, сукыр һәм начар күрүче кешеләргә социаль реабилитация үзәге ремонтланды.

Татарстанда социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау учреждениеләренә каптиаль ремонт ясау программасы 2015 елдан тормышка ашырыла.
2015-2017 елларда 85 объект ремонтланды. Бу эшләргә барлыгы 348,6 миллион сум юлланды.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: