Быел Татарстанда 20 су чистарту корылмасы сафка бастырылачак
Быел Татарстанда 20 су чистарту корылмасы сафка бастырылачак. 2017 елда республиканың 16 районында 25 су чистарту корылмалары реконструкцияләнде, кайберләре яңадан торгызылды. Бу хакта “Татар-Информ “...
Соңгы 2-3 елда республиканың су чистарту корылмалары өлкәсендә шактый эш башкарылды. Сулыкларны нигездә сәнәгать предприятиеләре һәм торак-коммуналь хуҗалыклар пычрата. Моннан тыш сулыкларга автомобиль юлларыннан, сәнәгать предприятиеләре территорияләреннән агып төшкән пычрак сулар да тискәре йогынты ясый, диде Фаяз Шакиров.
“Татар-информ”
Добавить комментарий