Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Быел Татарстанда электрон хезмәтләрне былтыргыга караганда 72 процентка артык кулланганнар

2018 елның тугыз аенда Татарстан халкына 133 миллионнан артык электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 72 процентка артыграк. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабине...

2018 елның тугыз аенда Татарстан халкына 133 миллионнан артык электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 72 процентка артыграк. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары- мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтте.
Росстат статистикасы буенча, Татарстанда яшәүчеләрнең 80 проценттан артыгы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә ала. Чагыштыру өчен, Россия буенча уртача күрсәткеч - 51 процент, Мәскәүдә 65 проценттан артык. Татарстанда югары күрсәткечкә дәүләт хезмәтләрнең үз порталы булу йогынты ясый.
"Бүген порталда 248 төрле электрон хезмәт һәм сервис күрсәтелә", - диде министр. Ул 2010 елда эшчәнлеген башлаганда порталда 31 төрле хезмәт булуын искәртте.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: