Быел Татарстанда меңгә якын күпфатирлы йорт төзекләндереләчәк
Узган ел шундый 848 йортта капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган.2016 елда Татарстанда 2 млн 406,5 мең кв метр торак кулланылышка тапшырылган. Шуларның 373,6 мең мәйданы социаль ипотека программасы...
Аның сүзләренчә, республикада күпфатирлы йортларда капиталь төзекләндерү программасы да дәвам иттерелә. Узган ел, мисал өчен, 848 күпфатирлы йорт төзекләндерелгән. 2017 елда тагын 996 йорт төзекләндерү планлаштырыла.
“Арендалы торак программасы нигезендә, югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итү максатыннан, 354 фатирга исәпләнгән 30 торак йорт кулланылышка тапшырылды. Аларның гомуми мәйданы 20 мең кв метр тәшкил итә”, - диде Илдар Халиков чыгышында.
“Татар-информ”
Добавить комментарий