Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Быел Татарстанда сигез яңа бассейн һәм биш спорт залы кулланылышка тапшырылачак

Татарстан районнарында быел җәй сигез яңа бассейн һәм биш спорт залы кулланылышка тапшырылачак. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыйма...

Татарстан районнарында быел җәй сигез яңа бассейн һәм биш спорт залы кулланылышка тапшырылачак. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.
“Республикада спорт объектларын төзүдә уңай тәҗрибә зур. Соңгы биш елда төбәктә 791 спорт объекты төзелде”, - дип билгеләп үтте Гыймаев.
Татарстан районнарында спорт объектлары төзелеше узган ел башланды. Эш дәвам итә. Объектларның әзерлек дәрәҗәсе 40 – 50 процентны тәшкил итә.
“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елның сентябрендә спортны үстерү максатыннан сигез яңа бассейн һәм биш спорт залы төзү карарын кабул итте”, - дип өстәде министр урынбасары.
Һәр бассейнда балалар һәм өлкәннәр өчен аерым коену урыннары булачак. Спорт залларына заманча җиһазлар куелачак.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: