Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Быел «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале 35нче тапкыр үткәрелә

Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге академия театры каршындагы мәйданда «Уйнагыз, гармуннар!» флешмобы башланып китте. Быел «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале 35нче тапкыр үткәрелә.Фестивальдә барлы...

Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге академия театры каршындагы мәйданда «Уйнагыз, гармуннар!» флешмобы башланып китте. Быел «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале 35нче тапкыр үткәрелә.
Фестивальдә барлыгы 600 гармунчы катнашкан, дип хәбәр итә оештыручылар. Гармунчылар флешмоб рәвешендә Камал театры мәйданыннан Спас манарасына барачак.
Фестиваль кысаларында йөз оста гармунчы билгеләнгән. Йөз җиңүченең һәммәсенә дә гармун бүләк ителгән.
Тамашада Татарстанның халык артистлары Гүзәл Уразова, Зәйнәб Фәрхетдинова, Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин һәм башкалар катнашачак.
Шулай ук Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле да биредә. Тамашаны Алсу Каюмова, Илдар Кыямов алып бара.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: