Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Быелгы хаҗ сезоны нинди үзгәрешләргә ия?

19 июль көнне “ТАТМЕДИА” АҖ бинасында 2019 елгы хаҗ сезоны башланып китү уңаеннан матбугат конференциясе узды. Әлеге конференция Мәскәү – Казан – Симферопольшәһәрләре белән видеокүпер форматында узды....

19 июль көнне “ТАТМЕДИА” АҖ бинасында 2019 елгы хаҗ сезоны башланып китү уңаеннан матбугат конференциясе узды. Әлеге конференция Мәскәү – Казан – Симферопольшәһәрләре белән видеокүпер форматында узды. Россиядән, шул исәптән Татарстаннан күпме кеше изге урыннарга җыена?Әлеге сәфәрнең әзерлек дәрәҗәсе нинди? Хаҗга бару күпме торачак?Әлеге һәм башка мәсьәләләр турында ТР Диния нәзарәте вәкилләре сөйләде.
Россия буенча быел гомуми квоталар саны үзгәрешсез калган - 20 500 кеше бара алачак.  1800 урын ТР мөселманнары Диния нәзарәте өчен бүленеп бирелгән. Хаҗ кылучыларны төркемнәргә бүлеп җибәрәчәкләр, барлыгы 36 төркем булачак. 24 июльдә 196 кешедән торган беренче 4 төркем хаҗга китәчәк. Дин кардәшләребез Мәскәүдән Согуд Гарәбстанына очачак. Алар артыннан Казаннан 49 кешелек хаҗ кылучылар төркеме кузгалачак.
Республика хаҗилары турларын 4 программа буенча оештырганнар. Әлеге программалар үз эченә туклану, яшәү, трансфер һәм очкыч белән барып кайтуны, шулай ук юридик, медицина һәм квалификацияле консультация  ярдәме күрсәтүне үз эченә ала. Бәяләредә программага карап үзгәрә.
“Хаҗ сәфәрләрен оештырганда иң беренче чиратта хаҗиларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе мөһим. Моның өчен төркем җитәкчеләре ел саен квалификацияләрен, шәригатъ белемнәрен күтәрәләр, яхшырталар. Алар хаҗ кылу тәҗрибәсенә ия, гарәп, татар һәм рус телләрендә иркен сөйләшәләр. Моннан тыш,  хаҗилар белән бергә 20 табиб бара, Татарстан хаҗилары өчен тәүлек әйләнәсе медицина пунктлары эшләячәк”, – дип сөйләде ТР мөфтие киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров.
2019 елның хаҗ сезоны виза алу буенча үзгәрешләр кичерде. Быел виза алу Согуд Гарәбстаны илчелегенә паспортлар тапшырмыйча гына башкарылачак.
Автор: Диләрә Талипова

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: