Чәчәкләр китерегез Тукайга...
Бүген Тукаебыз вафат булган көн. Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар халкының бөек шагыйренең каберенә чәчәкләр салдылар.
15 апреля 2024
Башта Тукай рухына багышлап дога укылды. Аннан бер-бер артлы язучылар сүз алды. Халык шагыйре Рәдиф Гаташ Тукайның “Васыятем” шигырен укыды. -27 яшенә җитергә берничә көн калганда вафат булган Тукаебыз 70, 80 яшьлек картлар әйткәнне әйтә белгән. Без Тукай васыятьләрен үтик, милләтне аның кебек яратыйк, аның кебек алга бару өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшлик, Тукай васыятьләре белән яшик, дусларым,- диде ул.
P.S. Фотолар шагыйрь, язучы, Тукай премиясе лауреаты Ләбиб Лерон архивыннан.
Добавить комментарий