Чагин Путинны «Ефәк юлы» юбилей раллиеның финишын карарга чакырды
«КАМАЗ-Мастер» командасы капитаны Владимир Чагин Владимир Путин белән очрашты, аны юбилей «Дакар» финишына чакырды һәм туристлык-транспорт программасын гамәлгә ашыру планнары турында сөйләде.«Владимир...

«Владимир Владимирович белән аралашуга без бик шат булдык. Моңа кадәр дәвамлы әңгәмә булса да, аның тавышында команда белән кызыксыну бар иде. Без аны узган Дакар белән кыскача гына таныштырдык.

Спорт дөньясында киләсе зур вакыйга — «Ефәк юлы» раллие, аны стартка яки финишка килергә чакырдык», - дип сөйләде дәүләт башлыгы белән очрашудан соң «КАМАЗ-Мастер» командасы капитаны.
Чагин шулай ук Путинны яңа программа белән таныштырды - бу Россия территориясе буенча 10 туристик-транспорт өлешен булдыру.

Команда капитаны, безнең илдә туризмны киңәйтү буенча Россия Президентының инициативасын гамәлгә ашыру өчен үз тәҗрибәләрен кулланырга әзер, диде.
"Татар-информ"
Фото: kremlin.ru
Добавить комментарий