Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Чаллы прокуратурасы ТФБ акча салучысы булган инвалидлар белән пенсионерларның гаризаларын кабул итте

Надзор идарә тармагы үз хокукларын сәламәтлеге яки өлкән яше аркасында яклый алмаучы гражданнар белән эшләвен дәвам итә. Яр Чаллы прокуратурасына ТФБның дүрт акча салучысы мөрәҗәгать иткән. ТР прокуро...

Надзор идарә тармагы үз хокукларын сәламәтлеге яки өлкән яше аркасында яклый алмаучы гражданнар белән эшләвен дәвам итә. 
Яр Чаллы прокуратурасына ТФБның дүрт акча салучысы мөрәҗәгать иткән. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев "Татар-информ"га аларның үз хокукларын судта мөстәкыйль рәвештә яклый алмаулары турында хәбәр итте.
Бу гражданнарның акчалары ТФбтан "ТФБ Финанс" инвестицион компаниясенең ышаныч үзәгенә күчерелгән була. Прокуратура судларга бу акча салучылар исеменнән үзе мөрәҗәгать итеп, страховка буенча чыгымнарын каплау өчен тиешле реестрга кертелүләрен дә үзе күзәтү астына алачак.
Үз хокукларын яклый алмаучы өлкән яшьтәге һәм сәламәтлеге какшаган кешеләр белән эшләү бурычын надзор идарә тармагына ТР баш прокуроры Илдус Нәфыйков йөкләде.
Чыганак: "Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: