Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә шәһәр транспортында йөрү бәяләре артты
Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә җәмәгать транспортында юл бәяләре артты. Бу карарны Тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты чыгарган.«Әлеге карарның 1 пунктында билгеләнгән иң югары т...
«Әлеге карарның 1 пунктында билгеләнгән иң югары тарифлар карар үз көченә кергәч гамәлдә була. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән соң 10 көн узгач үз көченә керә», — диелә документта.
Әлмәттә автобуста яки троллейбуста бер билет 25 сум булачак, ә 100 мәртәбә яки аннан күбрәк йөрү өчен озак вакыт кулланыла торган билет белән түләгәндә — 20 сум булачак. Түбән Камада һәм Чаллыда трамвайда һәм автобуста юл бәясе 25 сумга кадәр артты, ә 100 мәртәбә яки аннан күбрәк йөрү өчен озак вакыт кулланыла торган билет белән түләгәндә — 20 сум булачак.
Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада бәяләр артканчы җәмәгать транспортында йөрү 22 сум иде.
"Татар-информ"
Добавить комментарий