Чаллы прокуратурасы шәһәрдә 200 дән артык йортта газ җиһазларының искерүен ачыклаган
"Татар-информ" МА хәбәр итүе буенча, Чаллы прокуратурасының тикшерүеннән соң, автокаланың 199 йортында норматив сроктан артык, ягъни 30 елдан артык кулланыла торган җиһаз урнаштырылуы ачыкланган...
"Татар-информ" МА хәбәр итүе буенча, Чаллы прокуратурасының тикшерүеннән соң, автокаланың 199 йортында норматив сроктан артык, ягъни 30 елдан артык кулланыла торган җиһаз урнаштырылуы ачыкланган.
Бу хакта, ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренчә, махсуслаштырылган оешма белән килешүләр булмау һәм газ җиһазларын алга таба эксплуатацияләү вакытын озайту турында уңай бәяләмәләр булмау да дәлилли.
Барлыгы 6 хокук бозучы идарәче компания ачыкланган. Болар: «Электротехника "ИК ҖЧҖ, «Бумажник» ЖУ ҖЧҖ, «ЖилЭнергоСервис» халык идарә компаниясе, ҖЧҖ «Энтузиаст», «Үзәк ИК» МУП, «Автозаводский» МУП.
Күзәтчелек ведомствосы ИК җитәкчеләре адресына җитешсезлекләрне бетерү һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту таләбе белән күрсәтмә бирде.
Добавить комментарий