Чиләбе өлкәсендә татар халкына багышланган күргәзмә ачылды
Еманжелинск шәһәрендә А. Ф. Ведерников исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музеенда «Татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре» дигән күргәзмә ачылды.Ул татар ашлары остасы Юныс Әхмәтҗановның туган...
Ул татар ашлары остасы Юныс Әхмәтҗановның туган көненә багышланган. Бу турыда Чиләбе Татар конгрессы сайты яза.
Күргәзмә ачылышында Чиләбе өлкәсенең татар хатын-кызлары ассоциациясе җитәкчесе Люция Сабирова һәм «Дуслык» татар-башкорт үзәге җитәкчесе Лилия Подкорытова кунакларга татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләде. Шулай ук кунаклар татарларның көнкүреше, милли киемнәр, әдәби басмалар белән танышты.
Күргәзмә мәктәп укучылары арасында бик популяр. «Дуслык» татар-башкорт үзәге экспозициясе музей кунакларын 2022 елның 1 июненә кадәр эшли.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/18-03-2022/chil-be-lk-send-tatar-halkyna-bagyshlangan-k-rg-zm-achyldy-5851581
Добавить комментарий