![](http://tatar-inform.tatar/upload/image/2017/09-2017/19/Clipboard20.jpg)
Шунысы игътибарга лаек: әлеге форум республикадагы авыл районнарында яшәүчеләрнең, дини оешмаларның һәм Чуашстандагы авыл Иҗтимагый берлекләрнең теләген истә тотып оештырыла.
Форумны тормышка ашыручылар - Чуашстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте. Алар аны Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Дәүләт Думасы, Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Россия монополиягә каршы федераль хезмәт һәм башка оешмалар теләктәшлеге белән тормышка ашыра.
![](http://tatar-inform.tatar/upload/image/2017/09-2017/19/Clipboard21.jpg)
Ел саен уздырыла торган "Шыгырдан сөйләшүе" икътисад форумы авылда яшәүчеләргә, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларга, эшмәкәрләргә, хакимият вәкилләренә, дини оешмаларга авылларның үсешен күзаллаган темага аралашу өчен бердәм мәйданчык тудыруны максат итеп куя.
Быелгы форум өч сессиягә бүленеп уздырыла: аларда шәхси хуҗалыкларда теплица эшчәнлеге, мәрмәр ит җитештерүне арттыру һәм биологик калдыкларны эшкәртү мәсьәләләре буенча фикер алышыначак. Əлеге проект 2011 елдан бирле тормышка ашырыла.
Белешмә өчен: Шыгырдан - XV гасырда барлыкка килгән зур татар авылы. Анда бүген 2200 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнелә. Дөньядагы иң зур татар авыллары исемлегендә икенче урында торучы әлеге төбәктә 6 меңләп кеше яши.
"Татар-информ"
Добавить комментарий