
Чынга ашкан хыял!
Бүген бөтен Россия буенча Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бәйрәм белән, дуслар! Гаилә ул – җәмгыятьнең нигезе, нинди генә авыр чакта та кешегә беренче булып якыннары ярдәм кулы суза. Гаиләле, мәхәббәтле, тугры булыйк.
08 июля 2025
Шөкер, Татарстанда матур гаиләләр бик күп. Ә менә Актаныш районының Киров авылында яшәүче Сабитовлар башка меңләгән гаиләләрдән аерылып тора. Өч балалары үсеп беткәч, тәрбиягә ун бала алган Алмас белән Венера турында бәлки ишетеп тә белүчеләр бардыр. (Узган ел без дә алар турында яздык). Тәрбиягә бала алу – Венера апаның хыялы була. Башта ул бу хакта җәмәгатенә әйтергә дә базмый. Сүз иярә сүз киткәч, гаилә башлыгының да балаларга каршы булмавы ачыклана.
- Яшьтән хыялый идем, - диде Венера апа. - Кечкенәдән күп балалы әни буласым килде. Алай гына да түгел, ул балаларны тәрбиягә алам дип хыялландым. Үзем дә үсмер чактан әнисез калган, әтисез үскән бала. Бүген балаларның алтысы яныбызда, алар белән узган һәр көнне рәхәт итеп уздырырга тырышабыз. Үсә торалар, таралыша торалар. Менә шуны уйлыйсың да, хәзердән үк ямансу булып китә.
Добавить комментарий