Дагыстан Сабан туе батырына Татарстан Президентыннан автомобиль бирелгән
Дагыстандагы Сабан туеның абсолют батыры Махачкала көрәшчесе Хәйбула Магомедовка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан бүләк итеп машина бирделәр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзә...
07 июля 2019
Президент бүләген абсолют батырга Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Дагыстан Хөкүмәте җитәкчесе Артём Здунов тапшырган.
Беренче Көньяк Сабан туе милли уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барган. Дагыстан Сабан туенда көрәштә 24 кеше көч сынашкан. Алар барысы да Дагыстаннан булган. Иң зур авырлык категориясе — 85 кг.
Үз категориясендә җиңү яулаганнарга суыткыч бүләк иткәннәр. Абсолют батыр тәкә һәм машина алган.
Добавить комментарий