Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Түбән Камада кызык булачак!

Түбән Камада кызык булачак!

Данил Галиев истәлегенә узачак турнирның беренче парлары ук кызыклы моментларга бай булды. Бераз күз салыйк әле.60 килолылар арасында Раббани Нургалиев исеме булмавын күреп алгансыздыр. Җәрәхәт алганм...

05 апреля 2019

Данил Галиев истәлегенә узачак турнирның беренче парлары ук кызыклы моментларга бай булды. Бераз күз салыйк әле.

60 килолылар арасында Раббани Нургалиев исеме булмавын күреп алгансыздыр. Җәрәхәт алганмы, әллә Казанда студентлар арасында узган беренчелектә нидер булганмы дип уйлап уйган идем – алай булмады. Раббани 65ләр арасына күчкән. Иң җиңел үлчәүдә Фирзәр Гыйниятуллин аның төп көндәшенә әверелә башлаган иде шул, курыкканмы әллә диючеләр дә булгандыр. Әйтеп булмый. Ләкин Нургалиев – яшь организм. Аның “үсү”е бер дә гаҗәп түгел.


Бу үлчәүдә, сүз уңаенда, “яшерен финал” беренче әйләнештә үк бирелгән: Фирзәр белән Биектаудан Шамил Чевик очрашачак. Арчадан Рамил Хәсәнов һәм Балтачтан Илдан Әхмәтханов та бергә эләккәннәр. Теләсә кайсы ярышның беренче дүртлегендә калырга лаеклы көрәшчеләр бит болар. Хәер, бу үлчәүдә әле Зөлфәт Хәмидуллин белән Дмитрий Гайниев кебек егетләр дә бар. Алар да “каныңны ашарга” мөмкин әле.


65тә көрәшүчеләр арасында күпләр отып чыгарга мөмкин. Бу үлчәүгә күз салгач та, Шамил Локманов кайсы команда өчен чыгыш ясар дип, командасына күз ташлаган идем. Ни әйтсәң дә, озак еллар дәвамында мәйдан хуҗалары – Түбән Кама өчен чыгыш ясады ул. Юк, монда да Теләче өчен икән. Димәк, Шамил чыннан да Теләчегә төпләнгән...


Биредә чыгыш ясаучы Искәндәр Мортазин, Дмитрий Левашов, Эмиль Җиһаншин, Динар Фәттахов кебек егетләргә сокланам. Ничә еллар инде шул үлчәүдә көрәшәләр, димәк, физик формаларын, үлчәүләрен нык контрольдә тоталар. Молодцы! Инде килеп, бу үлчәүгә тагын бер көчле егет кушылды – югарыда телгә алынган Раббани! Димәк, көрәш тагын да кискенләшәчәк. Сүз уңаеннан, Раббани биредә янә туган ягы – Актаныш данын яклаячак.


70ләр арасында төп фаворит “Грегор” дияр кайберәүләр. Бәлки. Теләче егете Динар Кәримуллин чыннан да көчле егет. Монда ук Булат Юнысов та бар. Кайбер ярышларда иң көчле көндәшләрен ота да, көтмәгәндә, оттырып куя ул. Балтач вәкиле Илназ Минмуллин да, күпләребезгә таныш Артур Сафин да, ветераннарның берсе Камил Хаҗиев та бар әле монда. Ике мари татары да биредә. Кызык булачак.


75тә дә мавыктыргыч алышлар көтәбез. Беренче әйләнештә төп фаворит, Теләче “егете” Артур Зөлкәрнәев үзенең “якташы” – Теләче егете Айдар Гыйльметдинов белән көрәшәчәк. Тик Айдар инде күптән Казанда яши – Казаноргсинтез өчен көрәшә. Шунда ук Казаннан Теләчегә кайтып, туган ягы өчен хезмәт куярга алынган Азат Нурмөхәммәтов та бар әле. Гадершин Булат белән Фәндүс Зарипов та бергә эләгеп, “ялгыш эшләгәннәр”. Шунда ук 18 яшьлек Данил Хәйриев та көрәшә. Кызык булачак.


80 килолылар арасында тагын бер яшерен финалны беренче әйләнештә үк күзәтәчәкбез. Рамил Синәкәев белән Ранис Галимуллин. Нишлисең, җирәбә белән берни эшләп булмый. Элегрәк булса, аларны бәлки “аерган” да булырлар иде дә бит... Әле күптән түгел генә Әлмәттә Ранис, һөҗүмгә китеп, ничек чистага төшүен ул үзе дә аңламагандыр әле бәлки. Азат Габдерәшитов, Айнур Нәҗмиев, Ринат Мингалиев, Максим Степановлар да, Тукай өчен көрәшүче Самара батыры Кәрим Рузметов та, Мамадыш өчен көрәшүче Мари Иле егете Мөнир Галләмовлар да, башкалар да бар әле монда. Кызык булачак.


Башкалар гаепләмәсен, 85 кг.да фаворитлар... Берәү генә дип язмакчы идем, икәү икән икән. Җиңелмәс Ренас Кәлимуллин һәм җиңәргә теләүче Раил Сәләхетдинов. Икесенең дә көрәшкә сусаган, ачуы килгән чаклары. Чөнки икесен дә Әлмәттә стенка на стенку ярышларына кертмәделәр.


90да да фаворит Илмир Төхвәтуллин булыр дип күренә. Беренче карашка. Әйтеп булмый. Сүз уңаеннан, биредә дә беренче әйләнештә үк яшерен финал турында сөйләргә мөмкин: Илмир Илнар Галимов белән көрәшәчәк. Илнар инде янә Алабуга өчен бил алышачак. Бертуган игезәк Илсур һәм Илнур Сафиннар да биредә. Бу юлы туган яклары өчен көрәшәләр. Карап карыйк.


Корт чаккыры. 100 килолылар арасында да беренче әйләнештә үк Ришат Гайнетдинов белән Айдар Алтынбаев көрәшәчәк икән. Баулыдан килгән Рөстәм Сибагатуллин исемле егетне беләбез дә, юк та кебек. Илшат Идиатовның да тизрәк көрәшүен күрәсе килә. Берничә еллык тәнәфестән соң бер ачылуын көтәбез әле без аның. Ә төп фаворит итеп исә бу үлчәүдә “Чистай” егете Айнур Сыртаевны саныйбыз.


130 кг., гаҗәп хәл, 18 пар һәм бер так көрәшче... Шәп бит! Татар егетләре эреләнә, димәк, татр халкы да ныгый дигән сүз бит бу! Раил Нургалиев, Муса Галләмов, Радик Салахов... Көчле халык без барыбер!


Сергей Павлик... Юк. Сергейны без хәзер Россия чемпионатларында гына күрә алырбыз инде, ахрысы. Авыр үлчәүне бетермәсәләр. Шунысы әйбәт, бу үлчәүдә бер генә таныш булмаган көрәшче дә юк. Фаворитларга, башкасына тукталып тормыйм. Бер генә көрәшчене аерып атыйсы килә. Айнур Фазылов. Заманында “дәү”ләр белән көрәшә-көрәшә җәрәхәтләр алып, көрәштән югалган Чаллы егете (биредә Зәй өчен язылган) үз мөмкинлекләрен ачып бетермәде кебек. Бер илһам, җиңү дәрте килеп, элеккечә, матур итеп көрәшсен иде дигән теләктә калам.


Кыскасы, кызык булачак.


Беренче әйләнешнең җирәбәсен биредә карарга мөмкин: idel-tat.ru

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: