Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Данис Зарипов: Медицина күзәтүеннән соң күнекмәләргә тулаем керешәчәкмен

“Ак Барс” Казан клубы хоккейчысы Данис Зарипов медицина күзәтүеннән соң команда белән күнекмәләргә керешә. Бу хакта уенчы Казан клубы сайты администрациясенә белдергән.“Клубка кайту авыр булды. Бәхетк...

“Ак Барс” Казан клубы хоккейчысы Данис Зарипов медицина күзәтүеннән соң команда белән күнекмәләргә керешә. Бу хакта уенчы Казан клубы сайты администрациясенә белдергән.
“Клубка кайту авыр булды. Бәхеткә, дөреслекнең безнең якта булуын дәлилли алдык. Бүген без монда, эшкә керешәбез, җиңүгә юл сала башлыйбыз. Медицина күзәтүе башта, аннан тулаем күнекмәләргә керешәчәкмен. Кайсы звенода уйнаячакмын? Анысын тренерлар штабы дөресрәк хәл итәр дип уйлыйм. Әлегә мөмкинлекләремне бәяли алмыйм. Үземне тизрәк формага кертергә тырышачакмын”, - дип билгеләп үтте Зарипов.
Һөҗүмче “Ак Барс” белән контрактны 23 ноябрьдә, допингга каршы кагыйдәләрне бозган өчен дисквалификация вакыты төгәлләнгәннән соң төзеде.
Зарипов ике елга дисквалификацияләнгән иде, тикшерүләрдән соң ул ярты елга калдырылган иде.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: