Дәүләт Думасы депутаты мәктәп укучысы рационына ГОСТ булдыру планы турында белдерде
Россиядә мәктәп укучысы рационына ГОСТ булдырырга ниятлиләр. Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата, ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Аналар советы» рәисе Татьяна Буцкая шул хакта хәбәр итте.
Депутат сүзләренчә, стандартлар мәктәп менюсы баланслы булсын һәм балалар сәламәтлеге үзенчәлекләрен исәпкә алсын өчен кирәк.
Ул элегрәк «Тармак туклану институты» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә социаль туклану турында закон проекты әзерләвен искәртте, ул шул исәптән белем бирү учреждениеләренә дә кагыла.
«Һәм монда да безгә мәктәп укучысы рационына ГОСТлар кирәк булачак. Тиешле техник комитет рәисе буларак, эш планын әзерлим», - диде Буцкая ТАСС агентлыгы белән әңгәмәсендә.
Парламентарий шулай ук мәктәп менюсы тулысынча баланслы булырга тиеш, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Россиядә мондый продукция җитештерүчеләр бар.
Добавить комментарий