Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Дәүләт Думасы WorldSkills 2019га Россия җыелмасын әзерләү өчен яңа закон проекты эшли

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше комитеты гыйнварда Россия җыелмасын әзерләүгә чит ил белгечләрен җәлеп итүне җиңелләштерәчәк яңа закон проектын әзерли. Бу хакта Дәүләт Думас...

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше комитеты гыйнварда Россия җыелмасын әзерләүгә чит ил белгечләрен җәлеп итүне җиңелләштерәчәк яңа закон проектын әзерли. Бу хакта Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Ольга Павлова хәбәр итте.
Закон проекты Казанда эшче һөнәрләр буенча WorldSkills-2019 чемпионатына әзерлек кысаларында эшләнәчәк.
“Ике көн элек Россия вице-премьеры Татьяна Голикова WorldSkills оештыру комитеты утырышында чит ил экспертларын теркәүне җиңелләштерәчәк яңа закон проектын әзерләүгә йөкләмә бирде”, - диде Павлова.
“Әлеге закон проекты безнең комитетка йөкләнде һәм без аны гыйнварда чыгарабыз. Шулай итеп, команданы бик яхшы әзерләячәкбез”, - дип өстәде ул.
Казанда эшче һөнәрләр буенча WorldSkills чемпионаты 2019 елның августында узачак. Ярышларда 60 илдән 1,6 мең яшь профессионал катнашачак. Ярышларда катнашучылар 56 компетенциядә ярышачак.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: