Декабрь, гыйнвар, февраль айларында гына үсмерләр тарафыннан яшьтәшләренә карата биш һөҗүм теркәлгән
оссия буенча бу. Үсмерләр хәтта моны үзләренчә “тренд” дип шаяртып сөйләшә башлаган. Әмма шаярыр вакыт түгел. Республикада эшләүче ышаныч телефонына көн саен дистәләгән шалтырату килә. Үсмерләр ялгызлыкка, яшьтәшләре тарафыннан кыерсытуга дучар булулары, алар белән уртак тел тапмауларыннан зарлана, хәтта яшисе килми диючеләре дә бар икән.
Мәктәпләргә салкын корал белән килү очраклары ешайгач, дәүләт структуралары да әлеге проблемага ныграк игътибар итә башлады. Шул исәптән Татарстанда да. Әле февраль азагында гына Татарстан Республикасының Бала хокуклары мәнфәгатьләрен яклау бүлеге белән ТР Дәүләт Советының “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе “Бергәләп эзәрлекләүгә каршы” дигән темага кайнар линия үткәрде. Дистәдән артык мөрәҗәгать булган. Шалтыратулар Биектау, Баулы, Яшел Үзән районнарыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән.
- Дүрт ситуация контрольгә алынды, - диде Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча күптән түгел генә сайлап куелган вәкаләтле вәкил Светлана Захарова. – Кайнар линиянең максаты – конкрет очракларны ачыклау һәм аларны тикшерү, - диде ул. – Мөрәҗәгать иткән ата-аналар баласын кыерсытканнарын кайсы билгеләр буенча белә ала – белгеч әнә шуларны аңлатты, киңәшләрен бирде аларга. Шулай ук мәктәптәге катлаулы хәлләр турында балалар белән аралашуның нәтиҗәле ысуллары хакында да киңәшләр бирелде. Мөрәҗәгатьләр нигездә аноним иде.
Тулы язманы журналыбызның март саныннан укый аласыз.
Добавить комментарий