Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Декабрьдә дә басуда эш кайный!

Декабрь уртасы булуга карамастан, кырда әле һаман да урып-җыю эшләре бара. Көз җылы килү сәбәпле, көнбагыш, кукуруз, чөгендер культураларын җыю озакка сузылды – техника басуга керә алмады.

Җир туңды, димәк эш дәвам итә. Узган ике атнада республика буенча барлыгы 30 мең гектар җыелган – 8 мең га кукуруз һәм 22 мең га көнбагыш. Тагын 46 мең га мәйданда җыясы бар.

Шикәр чөгендерен чыгару һәм эшкәртү дә дәвам итә. Шикәр заводларына 1 млн 322 мең тонна чимал китерелгән, 1 млн 308 мең тонна эшкәртелгән, 184 мең тонна шикәр җитештерелгән.

2026 ел уңышы өчен хуҗалыклар тарафыннан 123 мең тонна минераль ашлама сатып алынган - бу планлы чәчүлекләрнең гектарына 23 кг туры килә. Бүгенге көнгә, көзге культураларга кертелгән күләмнәрне исәпкә алып, гектарга 50 килограммнан артыграк ашлама Тәтеш (75,1 кг), Әтнә (63,9 кг), Яңа Чишмә (62,8 кг), Чүпрәле (61,7 кг), Чистай (51,3 кг) районнарында алынган.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера