Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Депутатлар Ләйлә Фазлыеваны вице-премьер вазифасына билгеләү мәсьәләсен килештерәчәк

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз бишенче утырышында депутатлар Ләйлә Фазлыеваны Татарстанның Премьер-министр урынбасары вазифасына билгеләүне килештерү мәсьәләсен к...

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз бишенче утырышында депутатлар Ләйлә Фазлыеваны Татарстанның Премьер-министр урынбасары вазифасына билгеләүне килештерү мәсьәләсен караячак.
Бу мәсьәләне утырышның көн тәртибенә кертүне парламентның социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова тәкъдим итте.
Яңа вазифада Ләйлә Фазлыеваның сәламәтлек саклау мәсьәләләрен контрольдә тотуы ниятләнә. Ләйлә Фазлыева моңарчы Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе вазифасын башкарды.
Искәртеп үтик, бүген Татарстан Президентының тугызынчы Премьер-министр урынбасары вазифасын кертү турында указы дөнья күрде.
Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: