Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Диния нәзарәте сайтында «Корбан бәйрәме – 2026» сәхифәсе эшли башлады

Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә «Корбан бәйрәме – 2026» сәхифәсе эшли башлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул сайттан файдаланучыларга гаетне билгеләп үтү, корбан чалу йолалары тәртипләренә кагылышлы киң таралган сорауларга нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә. Аерым алганда, сәхифәдә гает намазын уку вакыты, корбан чалу өчен нисаб күләме, Казанда махсус корбан чалу урыннары һәм башка мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган.

Сәхифә Корбан гаете җиткәнче эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак, диелә хәбәрдә.

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера