Доллар бәясе 2022 елның мартыннан бирле беренче тапкыр 100 сумнан артты
Бүген, 14 августта, Мәскәү биржасында валюта белән сәүдә итү вакытында доллар бәясе 2022 елның 23 мартыннан бирле беренче тапкыр 100 сумнан артып китте.
Мәскәү вакыты белән 9.00 сәгатьтә Америка валютасы 100,175 сумга кадәр кыйммәтләнде. Үз чиратында, евро бәясе 109,5 сумга җитте.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/dollar-bayase-2022-elnyn-martynnan-birle-100-sumnan-artty-5874941
Добавить комментарий