Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Дөнья чемпионаты футбол матчларына билет алуга 3,5 миллион гариза тапшырылган

Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты уеннарына тамашачылар 3,5 миллион чамасы билет соратырга өлгергән. Гаризалар бирү буенча беренче этап нәтиҗәләре шундый. Бу хакта Халыкара футбол федерациясе (...

Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты уеннарына тамашачылар 3,5 миллион чамасы билет соратырга өлгергән. Гаризалар бирү буенча беренче этап нәтиҗәләре шундый. Бу хакта Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) матбугат хезмәте җиткерә.
Билет алуга 300 мең гариза турнирның финалына атап тапшырылган, 150 меңе ачылыш матчына туры килә. Гомуми гаризалар саныннан чыгып исәпләгәндә, аларның 30 проценты – чит ил тамашачылары.
Беренче этап вакытында билетны ФИФА сайты аша гына биреп булды һәм ул 12 октябрьгә кадәр генә дәвам итте. Гаризалар саны булган билетлаардан артып киткән очракта, очраклы жирәбә эшкә җигелә.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елгы дөнья чемпионаты 14 июнь – 15 июльдә уза. Ул беренче тапкыр Россия шәһәрләрендә – Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Волгоград, Казан, Түбән Новгород, Самара, Саранск, Ростов-Дон, Екатеринбург һәм Сочида үткәрелә.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: