Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Дөнья чемпионаты вакытында мөселман кунакларга хәләл меню тәкъдим ителәчәк

Казанда 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты кунакларына «швед өстәле»ндә иртәнге аш, мөселман илләреннән килгән кунакларга хәләл меню тәкъдим ителәчәк. ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты киңәше бел...

Казанда 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты кунакларына «швед өстәле»ндә иртәнге аш, мөселман илләреннән килгән кунакларга хәләл меню тәкъдим ителәчәк. ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты киңәше белән, кунакханәләрдә татар милли ризыкларын авыз итеп булачак.
«Туристлар милли ризыкларга карата зур кызыксыну белдерә. Мөселман туристларының таләпләре, нигездә, туклануга кагыла. Казандагы өч кунакханә «хәләл» стандартлары буенча классификация үткән инде, тиздән тагын берничәсе шушы процессны узачак», - дип ышандырды ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе.
Сергей Иванов сүзләренчә, мөселман туристларының күбесе Ираннан килер дип көтелә. Кунакханәләргә кием-салым, гыйбадәт бүлмәләренә карата таләпләр куела. Әмма алар нигездә «хәләл туклану»га кагыла.
 
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: