Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
“Дуамаллык бар миндә”

“Дуамаллык бар миндә”

Бүгенге кунагыбыз – Габдулла Тукай премиясе лауреаты, бик күп китаплар авторы Мәдинә Маликова.

15 октября 2025

-Мәдәнә апа, Сез үз бәягезне белүче, шактый кыю ханым. Тагын безгә күренмәгән нинди сыйфатларыгыз бар?

-Иң беренче дуамаллык бар дип әйтер идем. Алны-артны бик уйлап җиткермичә, сүзне әйтеп ташлау гадәте бар миндә. Мин хаклы дип, чын күңелдән ышанып, аны шунда ук әйтеп салам. Яшь чагында да бар иде андый сыйфатым, кызганычка каршы дияргә кирәктер, яши-яши дә бетмәде ул.
Мин кечкенәдән үзсүзлерәк булган. Һәм бик күп сөйләгәнмен, авызым бер дә ябылып тормаган. Телем бик иртә ачылган. Һәм Тукай шигырьләре белән ачылган, чөнки әнкәй заманасына күрә укымышлы кеше булган. Тукай иҗатын бик яраткан, нәтиҗәдә, безгә дә шуны сеңдергән.
Холыкка килгәндә, сизгерлек тә бар миндә. Кешене бер карашта ук абайлый алам. Журналистикада, әдәбиятта бу миңа ярдәм итте.
Кызыклы әңгәмәне журналыбызның ноябрь саныннан укыгыз.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера