Дүрт әхлак кагыйдәсе
Хәерле җомга көннәре белән, дуслар. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән сөйләшүне дәвам итәбез.
-Җәлил хәзрәт, исламда ничә әхлак кагыйдәсе бар?
-Әхлак кагыйдәләре дүртәү. Аның беренчесе – Аллаһы Тәгалә һәм Ул яраткан һәр нәрсәне ярату. Аңа гына гыйбадәт кылу, беркемне дә сүкмәү.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: “Мәрхәмәтле булыгыз, Аллаһы Тәгалә андыйларга карата шәфкатьле...”
Икенче кагыйдә – берәүгә дә зыян салмау. Ислам, сәламәтлек, сәлам, мөселман сүзләре – һәммәсе дә тынычлык дигән сүздән ясалган.
Өченче кагыйдә – Аллаһы Тәгалә биргәнгә шөкер итү.
Дүртенче кагыйдә – кирәкмәгән җиргә кысылмау. Кешегә ярдәм итәсең, киңәш бирәсең килсә,аның рөхсәте белән генә башкарырга кирәк.
Добавить комментарий