Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда «Экология» проекты буенча урманнарны саклауга 200 млн сум тотылачак

Быел «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 миллион сум бүленгән. Шул исәптән, 46,4 миллион сумы урман хуҗалыгы, янгын сүндерү техника...


Быел «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 миллион сум бүленгән. Шул исәптән, 46,4 миллион сумы урман хуҗалыгы, янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлар алуга билгеләнгән.


Бу акчалар ярдәмендә 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләрен башкарырга, 11 тоннадан артык орлык әзерләргә, 30 миллион данәдән артык агач үсентесе үстерергә планлаштырыла.


Үткән елда федераль бюджеттан Татарстан урманнарын саклауга 121 миллион сум бүленгән булган. 11 тонна төрле агач орлыклары һәм имән чикләвеге җыелган, 2,4 мең гектар мәйданда яңа урман утыртылган, яңа техника һәм җиһазлар сатып алынган.






«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты «Экология» илкүләм проекты һәм «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Аның максаты — урманнарны саклау һәм арттыру.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: