Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Эдуард Николаев экипажы "Дакар"ның өченче этабында икенче булды

“КАМАЗ-мастер” командасының Эдуард Николаев җитәкләгән экипажы “Дакар-2018” ралли-марафонының өченче этабында йөк машиналары арасында финишка икенче булып килде.Перу территориясендә узган икенче этапн...

“КАМАЗ-мастер” командасының Эдуард Николаев җитәкләгән экипажы “Дакар-2018” ралли-марафонының өченче этабында йөк машиналары арасында финишка икенче булып килде.
Перу территориясендә узган икенче этапның җиңүчесе булып “Ивеко”да Аргентина узышчысы Федерико Вильягра танылды. Ул 295 чакрым озынлыктагы махсус участокны 3 сәгать 56 минут 37 секунд эчендә узды. Эдуард Николаев аннан 35 секундка калышты. “КАМАЗ-мастер”ның Айрат Мәрдиев экипажы лидердан 4 минут чамасы калышып, финишка өченче булып килде.
Йөк машиналары арасында гомуми беренчелектә Эдуард Николаев экипажы алда бара. Федерико Вильягра – икенче (+8.58 минут), өченчедә “МАЗ-спорт”та Белорусия вәкиле Алексей Вишневский (+52.34).
Биш елга беренче мәртәбә “Дакар” маршруты Перу территориясе аша уза, аннары катнашучылар Боливия һәм Аргентинага юл ала. Узышларга 20 гыйнварда нокта куела.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: