Бөгелмә "Ефәк юлы" Халыкара ралли-марафонында катнашучыларны кабул итә
27 июньдә Татарстанның Бөгелмә шәһәре “Ефәк юлы” Халыкара ралли-марафонында катнашучыларны кабул итә. Шәһәр халкын һәм кунакларны 16.00 сәгатьтә Техника йорты (Җәлил урамы, 31) янындагы мәйданда башла...
![ÐөгелмÓ](https://tatar-inform.tatar/upload/image/2019/06/26/r-1.png)
27 июньдә Татарстанның Бөгелмә шәһәре “Ефәк юлы” Халыкара ралли-марафонында катнашучыларны кабул итә. Шәһәр халкын һәм кунакларны 16.00 сәгатьтә Техника йорты (Җәлил урамы, 31) янындагы мәйданда башланачак спорт бәйрәменә көтәләр.
![](https://tatar-inform.tatar/upload/image/2019/06/26/r-2.png)
Программада – дрифт-шоу, "Ефәк юлы" Халыкара ралли-марафоны парады, иҗат коллективлары чыгышлары, WorldSkills байрагын сәламләү тантанасы.
Парадта 80ләп техника катнашачак. "КАМАЗ-мастер" командасы 3 узышу автомобилен тәкъдим итәчәк: Россия спорт мастеры Андрей Каргиновныкын, халыкара класстагы спорт мастеры Антон Шибаловныкын һәм Россия спорт мастеры Айрат Мәдиевнекен.
![](https://tatar-inform.tatar/upload/image/2019/06/26/r-3.png)
Теләгән барлык кеше дә махсус зонада легендар ралли экипажлары белән фотога төшә алачак.
![](https://tatar-inform.tatar/upload/image/2019/06/26/r-4.png)
Бәйрәм чаралары 19.00 сәгатьтә төгәлләнәчәк. Ралли-марафонда катнашучылар исә 28 июньдә юлларын дәвам итеп, Чиләбе өлкәсенә таба чыгып китәчәк.
"Татар-информ"
Добавить комментарий