Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«ЭкоХаб»та Казан абитуриентларына экологик факультетлар турында сөйлиячәкләр

18-нче һәм 19-нчы февраль көннәрендә Казанда «ЭкоХаб» узачак, әлеге чарада абитуриентларга әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге һөнәрләр турында, шулай ук шәһәр югары уку йортларында экологик факуль...

18-нче һәм 19-нчы февраль көннәрендә Казанда «ЭкоХаб» узачак, әлеге чарада абитуриентларга әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге һөнәрләр турында, шулай ук шәһәр югары уку йортларында экологик факультетларга керү мөмкинлеге турында сөйләячәкләр.
Университетлар ярминкәсендә КДЭУ, КДАТУ, КФУ, КДМУ, КНИТУ-КХТИ һәм башка шәһәр вузлары вәкилләре катнашачак. Алар абитуриентларга керү шартлары һәм уку процессы турында сөйләячәк. Шулай ук барлык теләүчеләр өчен мастер-класслар үткәреләчәк, анда экологлар куллана торган приборлар һәм программалар турында белергә, эффектлы тәҗрибәләр һәм башка бик күп нәрсәләр күрергә мөмкин булачак.
«ЭкоХаб» 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр ике көн дәвамында шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә Җиңү проспекты, 141 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә «Экологично. Казан» пректы активистлары.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: