Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Ел азагына кадәр 18 мең татарстанлы армиягә чакырылу комиссияләре аша узарга тиеш

Быел октябрьдән декабрьгә кадәр Татарстаннан чакырылыш комиссияләренә 18 мең кеше чакырылырга тиеш. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында көзге чакырылышка багышланган матбугат конференциясен...

Быел октябрьдән декабрьгә кадәр Татарстаннан чакырылыш комиссияләренә 18 мең кеше чакырылырга тиеш. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында көзге чакырылышка багышланган матбугат конференциясендә җиткерелде.
“Татарстаннан хәрби көчләрдә хезмәткә барырга тиешле 3,5 мең кеше бар. Шул исәптән коры җир гаскәрләренә хезмәткә – 45 проценты, хәрби-диңгез флотына – 13 проценты, ракета гаскәрләренә – 10 проценты, Һава-космик көчләренә – 8 проценты, Һава десанты гаскәрләре һәм махсус частьләргә – 8 проценты, Милли гвардиягә – 7 проценты һәм калган бүлекчәләргә 6 процентын җибәрү каралган”, – дип мәгълүмат бирде Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин.
Погодин билгеләп үткәнчә, бирелгән әлеге йөкләмәне үтәү төрле сәбәпләр аркасында чакырылмаган гражданнар хисабына башкарылачак. Төп акцент югары һәм урта һөнәри белемле гражданнарга ясалачак.
2017 ел загына кадәр хәрби көчләргә 670 чакырылучы 5 хәрби-исәп белгечлеге – “С” категорияле машина йөртүчеләр, БТР-80 йөртүчеләр, МТЛБ механик-йөртүчеләр, “Д” категорияле машина йөртүчеләр, укчы–парашютчы буларак алына.
Татарстан шулай ук Мәскәү Кремле Коменданты хезмәте Президент полкына һәм Мәскәү шәһәре 154 нче Преображенск комендант полкына комплектлаштыру бурычын да башкара.
Хәрби частьләр белән 46 шефлык килешүе бар, шефлык итүче хәрби частьләргә 1,3 меңләп граждан җибәреләчәк.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: