Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Ел башыннан Татарстан сулыкларында 13 кеше һәлак булган, 14 кешене коткарганнар

8 июньгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан сулыкларында 21 гадәттән тыш хәл булган, 13 кеше һәлак булган, 14 кеше коткарылган.

Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең территориаль органы җитәкчесе урынбасары – ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев сөйләде.

«Республика территориясендә кече суднолар катнашында сигез очрак теркәлгән, җиде кеше һәлак булган һәм җиде кеше коткарылган. Ел башыннан кече судноларны эксплуатацияләүдә 166 хокук бозу очрагы ачыкланган», - дип сөйләде ул.

Хәзерге вакытта республикада кече суднолар өчен 40 тукталыш базасы теркәлгән, 55 пляж декларацияләнгән, дип билгеләп үтте Мокеев.

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера