Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Еланнар уянган!

Бу видеоны безгә Яшел Үзән районының Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара ханым Семахина җибәрде. Бүген иртән эшкә килсә, елан йөри икән!

-Еланнар безнең якта даими кунак,- диде Гөлнара ханым. – Җәен кешеләрнең тәрәзә төпләренә дә менеп “ял итәләр”. Әлбәттә, март аенда ук күргән юк иде. Быел яз иртә килү галәмәте инде бу. Рус Әҗәле авыл җирлегенең бинасы бик яңа түгел, тишек табып, еланнарның кергәне бар иде. Бүген әле башта игътибар да итмәдем. Кара әйбер, нәрсә бу дисәм... тузбаш елан шуышып бара. Ул үзе агулы түгел, тик шулай да шикләндерде. Ысылдап каршыга килә. Әле эшләрем белән чыгып киттем, елан авыл җирлеге идарәсендә калды. Елан белән бергә бер бүлмәдә утырып булмас...
Белгечләр быел еланнар күп булачак дип кисәтә, чөнки кыш җылы булды. Шулай булгач җиләк, гөмбәгә барганда игътибар белән йөрергә туры киләчәк.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера