“Елмаю – сәдака”
Җомга мөбарәк булсын, дуслар. Соңгы вакытта күпләр күңел төшенкелегенә бирелү турында сөйли. Аеруча яшьләр зарлана. Ислам дине моңа ничек карый? Шул турыда “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.
-Кеше ни өчен күңел төшенкелегенә бирелә соң? Җавап бик гади: ул тәкъдиргә, Аллаһы Тәгалә безгә язган язмышка ышанмый. Коръәндә Раббыбыз: “Һәр авырлыктан соң яхшылык, уңыш киләчәк”, – ди. Пәйгамбәребез авыр вакытларда, нинди генә кыенлыклар күрергә туры килсә дә, Раббыбызга шөкер итә торган булган. Безгә килгән авырлыкларны хәл итүче дә, тәкъдиребезне язучы да – Аллаһы Тәгалә. Соңгы арада без хәтта бер-беребезгә елмаймый да башладык. Ә пәйгамбәребез: “Елмаю – сәдака”, – ди. Бер-беребезгә карата игътирамлы, ярдәмчел булсак идек. Күңел төшенкелегенә бирелү – ислам динендә гөнаһ санала.
Хәдисләрдә язылганча, шатлык килгәндә мөселман шөкер итәргә тиеш. Моның өчен аңа әҗер-савап языла. Авырлык килгәндә сабыр итсә, Аллаһы Тәгалә аның хата-кимчелекләрен гафу итә.
Добавить комментарий