Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Эльмира Кәлимуллина бүген Казанда узачак матчта Германия өчен җан атачагы турында әйтте

Футбол буенча дөнья чемпионаты илчесе, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина бүгенге матчта Германия өчен җан атачагын әйтте. Бүген Казанда Германия җыелмасы Көньяк Кореяга каршы уйнаяч...

Футбол буенча дөнья чемпионаты илчесе, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина бүгенге матчта Германия өчен җан атачагын әйтте.

Эльмира Кәлимуллина былтыр футбол буенча Конфедерацияләр кубогында Германия җыелмасының үзен яхшы яктан күрсәтә башлавына игътибар иткәнен әйтте. “Яшьләр күп булгач, перспективалы команда дип уйладым. Футболга өйрәтүнең үз системасы бар аларда. Мин үз көче белән үсәргә теләүчеләр, куркуын җиңәргә омтылучылар өчен җан атам”, - диде илче.
Эльмира Кәлимуллина гомумән алганда Россия өчен җан атуын, безнекеләрнең үзен актив күрсәтүләрен әйтте.
Җырчы мундиаль илчесе вазифасында булуына сөенүен әйтте. “Төрле илләрдә, шәһәрләрдә Чемпионат турында актив сөйләдем, Казанга чакырып йөрдем. Мин һәрвакыт спортка, сәламәт тормыш рәвешенә өндим. Кешеләр дөньякүләм вакыйгага катнашын тоярга тиеш”, - диде.
Эльмира илче тәҗрибәсенең 2013 елда Универсиадада башланганын сөйләде. “Миңа актив иҗтимагый тормыш, кешеләр белән очрашу ошый. Республика, аның халкы, тарихы турында сөйләргә яратам. 2015 елда ФИНА Су спорты төрләре буенча чемпионатта да илче идем. Хәзер 2018 елда да илче булуны көтмәгән идем. Мондый миссия өчен рәхмәт”, - диде ул.
 
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: