Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Эльмира Зарипова татарстанлыларны Социаль хезмәткәрләр көне белән тәбрикләде

Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республиканың социаль хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.У...

Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республиканың социаль хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул социаль тармак хезмәткәрләренә һәм ветераннарына авыр, җәмгыятькә кирәкле хезмәтләре, аларның кайгыртуы астында булган кешеләрнең язмышларына игътибарлы һәм сизгер карашта булганнары өчен рәхмәтен белдерде.
Татарстан Республикасының Социаль тармак хезмәткәрләре игътибарында ветераннар һәм инвалидлар, күп балалалы һәм аз керемле гаиләләр, балалар, өлкән яшьтәге кешеләр, дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.
Министр сүзләренчә, ел саен республикада 180 меңнән артык кешегә социаль хезмәт ярдәме күрсәтелә. Республиканың якынча 1,7 миллион кешесе федераль һәм республика ярдәмен ала.
“Сезгә чын йөрәктән бәхет, сәламәтлек, иминлек, чиксез энергия һәм эшегездә зур уңышлар телим! Сезнең белемегез, тәҗрибәгез, эш сөюегез, күңел җылыгыз алга таба да кешеләргә файда китерсен!”, дип тәмамлана котлау.

“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: