Елның иң эссе ае – июль, гадәттә челлә белән истә кала иде
Быелгы бүтәнчәрәк булыр кебек. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, айның беренче ун көнендә яңгырлар көтелә, һава температурасы да нормадан берничә градуска түбән булачак.
Бүген республика буенча явым-төшемнәр көтелә: урыны белән бераз яңгыр явачак, кайбер районнарда яшенле яңгырлар һәм локаль боз явуы ихтимал. Шулай да июльнең икенче яртысында эссе көннәргә өмет бар әле. Июль аена нинди халык сынамышлары бар соң?
-Июль эссе булса, декабрь суык килә.
-Әгәр июль иртәсендә томан суга таралса, яхшы һава торышы көт.
-Әгәр иртән чык булмаса, кичкә яңгыр явачак.
-Июль иртәсендә җылы яңгыр явып китсә, көндез һава торышы яхшы булыр.
-Әгәр июльдә билчән күп икән - суык кыш көтегез. Кузгалак күп булса, кыш җылы килер.
-Үрмәкүч оясыннан чыгып, яңа ятьмә үрә икән, яхшы һава торышына.
-Карлыгачлар очканда, канатлары белән суга тиеп алсалар - яңгырга.
–Каргалар күктә очып уйнасалар - хәвефкә ишарә.
Фотоларла: Аксубай районы Иске Ибрай авылы.
Добавить комментарий