Энгель Фәттахов татар телен белмәгән укытучыларны тәнкыйть утына тотты
Татарстанның Менделеевск районының 7 нче номерлы мәктәбендә биология, химия, физика,тарих укытучыларының татар телен белмәве ачыкланган. Казанның Идел буе районы 16 нчы номерлы гимназиясенең өч башлан...
Бу мәгълүматларны бүген Татарстан республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары –республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җиткерде.
"Бүген безнең алда милли мәктәпләрнең дәрәҗәсен күтәрү бурычы тора. Милли белем алу кирәкми, дигән мифны юкка чыгарырга кирәк. Əгәр дә белем бирү югары дәрәҗәдә һәм шартлар тудырылган икән, андый мәктәпләр дә көндәшлеккә чыдам. Моның өчен мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту, укытучылар белән эшләү һәм белем бирү программасына балалар белән эшләүнең заманча ысулларын кертергә кирәк. Милли мәктәпләр заманча, алдынгы булырга тиеш", – диде министр.
"Татар-информ"
Добавить комментарий