Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Эпидсезон башыннан Татарстанда гриппның 92 очрагы теркәлгән

Узган елның сентябреннән, ягъни, эпидемиологик сезон башланганнан бирле, Татарстанда гриппның 92 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан б...


Узган елның сентябреннән, ягъни, эпидемиологик сезон башланганнан бирле, Татарстанда гриппның 92 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.


Быел грипп белән авыручылар барысы да Казан кешеләре. «Алдагы елларда А гриппы өстенлек итсә, быел В гриппы күбрәк. Сезон тәмамланганчы шулай калыр да, В гриппы җиңелрәк уза», — диде ул.


Марина Патяшина сүзләренчә, кагыйдә буларак, инфекция кузгатыкычларны ачыклаганда, 80 процент очракта грипп этиологиясенә карамаган вируслар табыла.


Баш санитар табиб быел 1 млн 928 мең кешегә прививка ясалганын әйтте. Бу республика халкының 51 процентын тәшкил итә.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: