Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Эшкәртмәгән җирдән уңыш алып булмый – авыл хуҗалыгы министрлыгы

Вакытында җир ашланмаган, культураларны тамырдан туендыру кебек эшләр эшләнмәсә, мул уңышка өмет итәргә кирәкми, ди Илдус Габдрахманов.Эшкәртмәгән, карамаган җирдән мул удыш алып булмый. Бу хакта бүге...


Эшкәртмәгән җирдән уңыш алып булмый – авыл хуҗалыгы министрлыгыВакытында җир ашланмаган, культураларны тамырдан туендыру кебек эшләр эшләнмәсә, мул уңышка өмет итәргә кирәкми, ди Илдус Габдрахманов.






“Быел яңгырлар вакытында яуды, шуңа уңыш та яхшы дип сөйлиләр. Әмма мин моны гомуми нәтиҗә ясау өчен кулланмас идем. Кичә Спас районында булдым. Бер фермер үз хуҗалыгында 780 гектар мәйданда көзге бодай үстерә. Бүген ул гектарыннан 60 центнер уңыш ала. Шул ук районда башка хуҗалыкта шул ук культура гектарыннан 25 центнер игелә. Бер үк һава торышы, бер үк шарлар. Башка районнарда да мондый контраст күрсәткечләр бар, билгеле. Һава торышы икмәк үсү өчен әйбәт килде, сүз дә юк. Әмма тиешле технологияләр кулланмый, вакытында ашлама, тамырдан тукландыру кебек эшләр эшләнми торып, зур уңышка өмет итәргә кирәкми. Кырда иген мул. Көзге бодай, арпа башаклары инде тулып өлгерде. Хәзер аларны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Озаккарак сузылса, уңышның бер өлешен югалтачакбыз.
Министр урынбасары сүзләренчә, кайда заманча технологияләр кулланылган, белгечләр эшләгән, шунда уңыш та бар.
“Соңгы елларда республика кырларына минераль ашламалар кертү кимеде. Узган ел аны бер гектарга 4, быел 70 кило керттек. Башка елларда гербицидлар белән чүп үләннәренә каршы гына көрәшсәк, хәзер авыруларны булдырмау өстендә дә эшлибез”, – диде ул.
“Татар-информ”
Фото: Султан Исхаков

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: