Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Эшләүче пенсионерларга 222 сум акча өстәргә вәгъдә итәләр

Августта эшләүче пенсионерларның пенсияләрен 2016 елдагы хезмәт хакы күләменә бәйле рәвештә арттырачаклар.Максималь арту өч пенсия баллы белән акчалата эквивалентта чикләнә. Шунлыктан ул 222 сумнан бе...

Августта эшләүче пенсионерларның пенсияләрен 2016 елдагы хезмәт хакы күләменә бәйле рәвештә арттырачаклар.
Максималь арту өч пенсия баллы белән акчалата эквивалентта чикләнә. Шунлыктан ул 222 сумнан бераз гына артык булачак. Бу хакта Россия Пенсия фонды матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Шул ук вакытта пенсиягә өстәмә пенсионерның узган елгы эш хакы күләменә дә бәйле, дип өстәп әйткәннәр Пенсия фондында. Россия Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, илдә якынча 43 миллион пенсионер исәпләнә һәм аларның өчтән бере эшли. Пенсия арту еллык корректировка үткәрү белән бәйле.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: