Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Эт эчәгесе үләнен юк итеп була!

Эт эчәгесе үләнен юк итеп була!

Быел чүп үләне гөрләп үсә, чөнки яңгырлар әйбәт ява. Шул исәптән эт эчәгесе дә рәхәтләнеп чәчәк атып утыра. Буада яшәүче танылган бакчачы, журналыбызның якын дусты Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов әлеге зәһәр үлән белән менә ничек көрәшергә киңәш итә:

09 июля 2025

-Эт эчәгесе (вьюнок) – зыян салу ягыннан, иң куркыныч, көрәшү өчен бик авыр чүп үләне. Ул орлык белән генә түгел, туфракта бик аз гына өзелеп калган тамыр кисәгеннән дә, хәтта зур тирәнлектән дә тишелеп чыга. Бу мәкерле чүп үләнен ике төрле юл белән юк итәргә мөмкин.
Беренчесе – механик юл. Ул җир өстенә чыккан беренче яфракны ук юк итеп баруга нигезләнгән. Нәтиҗәдә, җир астында калган тамыр тора-бара хәлсезләнә, тишелү сәләтен югалта. Әгәр инде җир участогы буш булып, аны җәй дәвамында атна-ун көн саен “матиклап” торсаң, яки мотоблок белән эшкәртеп, культивация ясасаң, һичшиксез, эт эчәгесеннән котылачаксыз. Икенчесе -химик юл, ягъни гербицидлар куллану. Күрәсездер, хәзерге чөгендер, яисә бодай басуында чүп үләннәре юк. Гербицидлар күп төрле, куллану методикасы озату документларында язылган. Шәхсән үзем химия ягында түгел. Шулай булгач беренче ысулны кулай күрәм.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы