Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

EuroSkills 2018 чемпионатында катнашучы Татарстан кызы ярышларда җиңәргә өметләнә

EuroSkills 2018 чемпионатына җиңәргә дип барабыз. Татарстаннан Европа чемпионатында катнашучы Карина Халеева «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.Карина В.Г.Тимирясов исе...

EuroSkills 2018 чемпионатына җиңәргә дип барабыз. Татарстаннан Европа чемпионатында катнашучы Карина Халеева «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
Карина В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында укый. Европадагы һөнәри осталык ярышларында ул «Эшкуарлык» компетенциясендә чыгыш ясаячак.

Карина Халеева фикеренчә, мондый дәрәҗәдәге чемпионатта катнашу нәтиҗәсендә яшьләр үзләре сайлаган һөнәри юнәлеш буенча гаять зур тәҗрибә туплый һәм яңа белемнәргә ия була. «Мондый чемпионатта катнашу – Татарстан һәм Россия эшкуарлары, үз эшләрен ачкан кешеләр белән танышу өчен яхшы мөмкинлек. Мин дә киләчәктә үз эшемне ачарга телим», - диде Карина Халеева.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: