Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Евгений Шафранов вафат булу сәбәпле, Татарстан Президенты кайгы уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР автомобиль спорты федерациясенең трассалар буенча комитеты рәисе һәм картинг буенча «Титан» кече академиясе президенты Евгений Шафрановның вафаты сәбәпле, ка...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР автомобиль спорты федерациясенең трассалар буенча комитеты рәисе һәм картинг буенча «Титан» кече академиясе президенты Евгений Шафрановның вафаты сәбәпле, кайгы уртаклашты. Татарстан Президенты аның улы Романга телеграмма җибәргән.
«Әтиегез, легендар тренер һәм танылган автоспорт мастеры Евгений Львович Шафранов вафатына сәбәпле, тирән кайгыгызны уртаклашам. Аның китүе — Сезнең өчен зур югалту, бөтен республикабыз өчен бик авыр югалту», — дигән Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты сүзләренчә, нәкъ менә Шафрановның тырышлыгы нәтиҗәсендә республикада күп еллар автомобиль спорты уңышлы үсеш алды, картинг академиясе эшләде.
«Яшь спортчыларны әзерләүдә, гомумән, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә әлеге эш белән мавыгучы кешенең өлеше бәһасез», — диде Рөстәм Миңнеханов. Һәрвакыт идеяләр белән киләчәккә омтылган тренер яшьләр өчен яшәү һәм хезмәт итү үрнәге иде, диде ул.
«Аның янәшәдә булмавын тану бик авыр, һәм мин Сезнең белән бергә чын күңелдән кайгырам, Сезнең зур кайгыгызны уртаклашам, — ди Татарстан Президенты. — Әтиегез белән үткәргән бәхетле мизгелләр, ул сезгә тапшырган бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәсе һәм белем, туганнарның һәм якыннарның ярдәме шушы авыр кайгыны кабул итәргә һәм кичерергә ярдәм итсен. Нык булыгыз».
Спорт эшлеклесенең үлеме белән бәйле рәвештә республика Хөкүмәте вәкилләре дә кайгы уртаклашты. Некрологны вице-премьер Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан спорт министры Владимир Леонов имзалады.
Евгений Львович Шафранов озак вакытлы авырудан соң 70 яшендә вафат булды. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, мәрхүм белән хушлашу мәрасиме 25 мартта, сәгать унда «Казань-Ринг» автодромында була.
"Татар-информ"
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: